На Саммите мэров исламского мира участвуют представители Татарстана
Соңгы вакытта яшь көрәшчеләребез республика, Россия күләмендәге ярышларда ирешкән уңышлары белән еш куандыра. Февраль аенда Биектауда татарча көрәш буенча 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында үткәрелгән Татарстан беренчелегендә район командасы 1нче урынга чыкты. Уңышның зурысы Сатыш урта мәктәбе укучысы Ирек Зариповка елмайды. Ул 60 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында батыр калды. Инсаф Габдерахманов...
Соңгы вакытта яшь көрәшчеләребез республика, Россия күләмендәге ярышларда ирешкән уңышлары белән еш куандыра. Февраль аенда Биектауда татарча көрәш буенча 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында үткәрелгән Татарстан беренчелегендә район командасы 1нче урынга чыкты. Уңышның зурысы Сатыш урта мәктәбе укучысы Ирек Зариповка елмайды. Ул 60 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында батыр калды. Инсаф Габдерахманов - 2нче, Илназ Хәлиуллин, Салават Гәрәев, Фагил Гыйльметдинов (тренерлары Илдар Ермолаев) 3нче урыннарны алдылар. 1999-2000 елгы үсмерләр "Татарстан яшьләре" призына март аенда Мамадышта көч сынашты. Иске Икшермәдән Руслан Иванов 75 килограммга кадәрге үлчәүдә 3нче урынга лаек булды. Районыбыз командасы 13-15 апрельдә Актанышта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына 2001-2003 елгылар арасында уздырылган республика беренчелегендә дә уңышлы чыгыш ясады. Беренче урынны берьюлы өч көрәшче - Ирек Зарипов, Инсаф Габдерахманов, Нияз Каюмов алды. Салават Гәрәев, Илназ Хөснуллин 4нче нәтиҗә күрсәттеләр (тренерлары И.Ермолаев, И.Нәбиуллин). Команда 2нче урынны алды. Өметле яшь көрәшче Ирек Зарипов март аенда үзенең остазы Илдар Ермолаев белән Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә үткәрелгән Россия беренчелегендә дә катнашты һәм, 6 көндәшен чистага отып, чемпион исемен алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев