Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Серле каләм-2021

“Серле каләм-2021” бәйгесе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган Васил Гарифуллин исемендәге Саба муниципаль районы күләмендә уздырыла торган “Серле каләм-2021” иҗат бәйгесе конкурсының нигезләмәсе.

Саба районы иҗади якын килеп эшләүче, иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучыларына, яшьләргә бик бай. Яза белә торган сәләтле һәм каләмле укучыларны барлау йөзеннән “Серле каләм” иҗат бәйгесе игълан ителә.

2021 ел Россия Федерациясендә – “Фән һәм технологияләр елы”, Татарстан Республикасында – “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип билгеләнде. Шул уңайдан “Серле каләм” – иҗат яшь бәйгесенә туган телне саклау буенча “Теле барның иле бар” темасына укучыларның язмалары кабул ителә. Саба район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге конкурс кысаларында шулай ук 3 тема тәкъдим итә. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” (сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган, наркотикларга каршы көрәш), “Намуссыз гамәлләр киләчәккә илтми” (ришвәтчелеккә каршылык белдерү), “Йөрәктән йөрәккә” (игелекле гамәлләргә, мәрхәмәтлелеккә багышланган) темаларга язмалар да кабул ителә һәм аерым бәяләнә. Алар нигездә журналистика жанрлары – интервью, репортаж, мәкалә, зарисовка һәм укучылар иҗат иткән шигырь, риваять, мәсәлләр һәм әкиятләр булырга мөмкин. Быел беренче тапкыр аудио-видео язмалар (сюжет-тапшырулар); интернетта (сайт, социаль челтәрләрдә һәм блогларда урнаштырылган иҗади текстлар, яхшы эчтәлекле фикерле язмалар һәм постлар бәяләнәчәк).

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары

- укучыларның һәм яшьләрнең иҗади эшчәнлеген фикерләү сәләтен үстерү;

- туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;

- мәкалә, шигырь, хәбәр, хикәя, әкият, парча, репортаж, интервью кебек жанрларда иҗат итү теләге уяту;

- төрле һөнәр ияләре һәм иҗади шәхесләр белән очрашу һәм чыгыш ясау сәләтләрен үстерү;

- сәламәт яшәүне пропагандалау һәм асоциаль (тәмәке тарту, хәмер эчү, наркомания) күренешләргә тәнкыйть күзлегеннән карау;

- мәктәптә басыла торган гәҗитләрне барлау һәм иң яхшыларын билгеләү

Конкурс шартлары

“Серле каләм” иҗат бәйгесендә 12 яшьтән 35 яшькә кадәр һәркем катнаша ала. Материалларыгызны 2021 елның 11 маена кадәр Шәмәрдәндәге “Яшьлек” яшьләр үзәге оешмасына юллый аласыз. (тел. 3-25-04 Фәсхетдинова Рүзилә Рафаэль кызына мөрәҗәгать итүегез сорала). Үзегез турында ирекле формада бәян ителгән хат, элемтә өчен телефон, адресыгызны күрсәтү сорала (анкета-заявка).

Язмалар алдагы елларда әлеге конкурста катнашмаган булуы шарт.

Эшләр 14 шрифт, Timеs new Roman, текст редакторы Word, юл арасы 1,5 кысаларында башкарылган булырга тиеш.

Район мәктәпләре үзләре иҗат иткән газеталар арасында аерым номинация булачак. Конкурска соңгы елда (уку елы 2020-2021) иң яхшы дип тапкан 3 газетаны тәкъдим итә аласыз.

Җиңүчеләрне бәйсез экспертлар, жюри билгели һәм алар “Серле каләм” бәйгесенең йомгаклау турына чакырыла.

Конкурсны үткәрү вакыты: 2021 елның гыйнвар – май айлары: 1 этап – февраль-май – язмалар кабул итү

2 этап – май – йомгаклау туры

Җитәкчелек һәм бүләкләү тәртибе

Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мәртәбәле жюри сайлау һәм җиңүчеләрне бүләкләү йөкләнә. “Гран-При” уңышлы дип табылган иң яхшы иҗат эше өчен бирелә. Бәйгенең җиңүчеләре (Гран-при, 1,2,3 урын) Мактау грамоталары һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев