Белми калдык...
Шигъри дулкыннарда
Сәлам, диеп сезгә юллыйм әле
Искә төшкән шушы юлларны.
Кем дә булса беркөн искә алыр
Бергә гәҗит җыйган елларны.
Хәрефләрдән сүзләр тезә-тезә
Саный идек җыйган юлларны.
Биш ел үтте, ун ел узды диеп
Белми калдык гомер узганны.
Күпме җилләр искән, сулар аккан,
Күп эшләнде искә алырлык.
Хәтерләрлек бик күп истәлекләр,
Ходай безгә бирде сабырлык.
Бушка үтелмәгән гомеркәйләр,
Бер көн узылмаган заяга.
Тарихларга кереп калырлыгы
Онытылмас аның кайда да.
Фәһимә Мостафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев