Көзләрдән соң...
Шигъри дулкыннарда
Көзләрдән соң язлар килми, диләр,
Килә икән.
Көзге кояш җылы бирми, диләр,
Бирә икән.
Көзнең язы барлык язлардан да
Якты икән.
Көзнең назы яшьлек назыннан да
Татлы икән.
Көзнең назы сайрар кошлар кебек
Саф моң сибә.
Сөю җыры күңелне иркәләп,
Җанга иңә.
Көзләр язы ачылган бөредәй,
Ихлас була.
Көзге язда ташкын гына түгел,
Давыл куба.
Көзләрдән соң язлар килми, димә
Килә икән.
Тирән хисләр йөрәкләргә ташып
Сеңә икән.
Көзге язлар сөю гөлләренә
Күмә икән.
Көзге язда сөю гомерлеккә
Килә икән.
Илмира Гыймаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев