Күзикмәк пешкән көн
Шигъри дулкыннарда
Бәрәңге - икенче икмәк.
Яратканым - күзикмәк.
Әзерләргә дә иренмим,
Читенлеген һич күрмим.
Камыр җәям дә пешерәм,
Тастымал белән төрәм.
Сөткә май салып кайнаткач,
Бәрәңге әзер булгач,
Төеп ясыйм боламыгын.
Миңа бир, дип тукмагын
Оныгым тора янымда.
Тәмле, дип ялап куя.
Минем дә күңел була.
Камыр җәймәсе эченә
Боламыкны тиз генә
Ягып, майлап тәлинкәгә
Өям, ясап чүмәлә.
Майлы булса бигрәк тәмле,
Телеңне йотма, яме!
Эреп китә авызда ук...
Чүмәләнең эзе дә юк!
Күр, "ялт" иткән бит тәлинкә.
Һай,рәхмәт күзикмәккә!
Шөкер, һәммәсе сыйланды,
Өйдә тәмле ис калды.
Сөмбелә Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев