Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Мең сынаулы тормыш сукмагыннан юллар ярып алга бара бел...

Хәсән Туфанга ияреп….

Әгәр сине өзелеп сөям, диеп,

Синсез яши алмыйм, дисәләр.

Син ышанма һич тә,   эше белән

Исбатларлар  чынлап сөйсәләр.

 

Әгәр сине якын дуска санап,

Син сердәшчем минем, дисәләр.

Син ышанма, берүк, үкенерсең

Серләреңне җилгә чәчсәләр.

 

Әгәр сине өзеп мактасалар,

Син искиткеч кеше, дисәләр,

Һич ышанма, зинһар,  файда эзләп

“Тәмле тел”ләр беркөн  килсәләр.

 

Әгәр синнән  гаеп эзләсәләр,

Син  бит “шундый”, “мондый”  дисәләр.

Син ышанма,  көнчелектән генә!

Телләренә чыгар  тилчәләр.

 

Егылганда кулны бирмәсәләр,

Тора алмас инде, дисәләр.

Торыр өчен көч тап, шатланырлар  

Көчсезлегең әгәр сизсәләр.

 

Мең сынаулы тормыш сукмагыннан

Юллар ярып алга бара бел.

Сыналсаң да, сынма,  бу дөньяда

Бары үзең   булып   кала бел.

Фәридә Вилданова.

Фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев