Шигъри дулкын
Мишә дулкыннары
Әни һәрчак әни
Берәү килде, сорау бирде:
Әни кем синең өчен?
“Ул сине кеше итәргә
Бирүче бөтен көчен”.
Бу сорауны ник моңарчы
Бирмәгәнмен үземә.
Кеше ешрак уйлана шул
Җиткәч гомер көзенә.
Өч кенә хәрефле бу сүз
Чыкмый хәзер башымнан.
Әнием күптән китсә дә,
Һаман тора каршымда.
Кешеме ул, хайванмы ул,
Кошлармы ул күктәге –
Барысын әнисе тудырган,
Хакыйкать бу күптәнге.
Әниләрнең бөеклеген
Аңлап бетермәс беркем.
Алардагы сабырлыкны,
Җаннарын, күңел күркен.
Хәлил Мортазин.
Аналар теләге
Аналар күңеле саф, чиста,
Юк тузан аларда бөртек тә.
Балалар өчен дип яшиләр,
Төннәрен какмыйча керфек тә.
Бик сизгер аналар күңеле,
Хәвефне күп алдан тоя ул.
Кайвакыт юкка да борчылып
Күзеннән яшьләрен коя ул.
Баласы турында кайгырып
Тибә ул аналар йөрәге
Гел шулай янымда бул диеп,
Әнием миңа да теләде.
Калдым мин әнием янында,
Китмәдем чит-ерак якларга.
Бу миңа – әнием теләге,
Сүз бирдем өметен акларга.
Кем генә теләми теләкләр,
Изгесе – әниләр теләге.
Кемгәдер таяныр чагында
Булыйк без аларның терәге.
Миннегөл Манихова.
Әнкәйгә хат
Ак күбектә юган керләреңне
Сафлансынга җилгә эләсең.
Бик сагындым сине, балам, диеп,
Төшләремә килеп керәсең.
Таң җилләре аша сәлам юллыйм,
Иңнәреңнән сыйпап үтсеннәр.
Күңелеңдә йөрткән борчуларны,
Сагышларны алып китсеннәр.
Кабул булсын изге теләкләрең,
Исән-имин генә көт мине.
Мин кайтырмын, әнкәй, синең янга,
Бераз гына сабыр ит инде.
Сәрия Хафизова.
Ишетимче кабат
Ник, әнием, мине моңлы итеп
Тудырдың бу якты дөньяга?
Ачы күз яшьләрем белән бергә
Йөрәк ярасыннан кан тама.
Син барында тормыш матур булган,
Җилләр искән, кояш елмайган...
Синсез җиһан гүя төссез калган,
Сагышлардан йөзен җыерган.
Ана булгач, бала хәсрәтләрен
Ходай бирер диеп кем белгән?!
Яшим хәзер көзге чәчәкләрдәй,
Күңелемнең кылы өзелгән.
Тирә-якта кемнәр нәрсә эшли-
Сизмим, белмим, әллә күрмимен?
Уйларымны сүтеп, үткәннәрдән
Әни, җаным, сине эзлимен.
Яшим шулай. Офыклардан кайчак
Карыйлар күк, әнкәй, күзләрең...
Эндәш,зинһар, кабат ишетимче
"Балам!" дигән тансык сүзләрең.
Сөмбелә Ибраһимова.
Карт әбием рухына
Якты, нурлы йөзең, әби,
Тора һаман күз алдымда.
Синең кебек изге җанлы
Кеше сирәк шул дөньяда.
Син әле дә исән кебек
Керерсең күк ишек ачып.
Хәл белешеп, киңәш биреп,
Килер идең син борчылып.
Тормышыңда күпме ачы
Хәлләр җиле искән урап.
Башың имәдең кайгыларга,
Идең тик бөек Аллага.
Батыр рухлы идең, әби,
Парсыз гомер агышыңда.
Ялгыз сукмагың киң барлап,
Шөкер иттең син Раббыга.
Сагынулар мизгелендә
Чумам хәтер диңгезенә.
«Кызым!», - дип, күземә карап,
Ихлас сөеп, көлүеңә.
Авылыма кайту белән
Йөгереп сине кочаклавым.
«Карт әбием!», - диеп, үбеп,
Ак яулыгыңнан сыйпавым.
Чит бәхеттән көнләшмәдең.
Булганына шөкер кылдың.
Үз көчеңне җәлләмәдең,
Бер җаныңны меңгә бүлдең.
Ярдәм иттең һәрвакытта,
Ерак ара дип тормадың.
Пакъ булгангадыр күңелең
Изге көнне китте җаның.
Наилә Хәбибуллина.
Көттермәм, әнием
Әни, мине көткәнсеңдер,
Кайтырмын дигән идем.
Күп еллар кайта алмадым,
Саргайган нурлы йөзең.
Беләм, көтүләре авыр
Ул ялгыз аналарга.
Төн йокылары да кача
Сагыштан дәваларга.
Моннан соң, әнием, сине
Гел исемдә йөртермен.
Ямансу булмасын өчен
Кайтып-килеп йөрермен.
Бөтен ихтирамым сиңа
Миннән булыр һәрчакны.
Сүндермәм туган нигездә
Син кабызган учакны.
Фатих Фәтхерахманов.
Балачакка — кунакка...
Болын юлы буйлапяланаяк,
Тузаннарда эзләр ясый-ясый,
Атлап килә Балачакка таба
Илле яшьлек ихлас бер нарасый!
Бар да элеккечә кебек... Әмма
Шомыртлык юк, наратлык та беткән.
Сизелмичә узып киткән гомер,
Суга агып Балачак та киткән...
Балачактагыча, җиргә ятып,
Сихри сыннар эзләп болытлардан,
Хыял диңгезенә кереп батып,
Килмәк булам Җиргә өр-яңадан!
Тик юк инде... Күңел дә үзгәргән,
Болыным да инде чабылган.
"Мәшәкатьле дөньяң көтә!" - диеп,
Илле яшем тарта чабудан...
Ашыгып торып җирдән,
кызу-кызу,
Атлап китәм кайтыр
юлымнан...
Сау бул, Балачагым, сау бул, Җирем,
Мең рәхмәтләр Сиңа кызыңнан!
Әлфинур Вафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев