Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Тәгәри китте йомгагым...

Шигъри тәлгәшләр

Тәгәри китте йомгагым

Кеше туа, яши, гомер итә,

Алып бара үзенең тормышын.

Әкрен генә алга таба атлый

Сүтә-сүтә гомер йомгагын.

 

Ә ул йомгак бик тә серле икән,

Алда тагын ниләр көтелә?

Тигез эрләнмәгән була анда

Өзелергә торган җебе дә.

 

Кызуырак тәгәрәсә  йомгак

Кисәк кенә китә чуалып.

Чуаланган  җепне чишәр өчен

Калабыз бит, кайчак югалып.

 

Тигез юлдан гына тәгәрәми,

Упкыннарда очрый, таулар да.

Хәлсезләнә эссе челләләрдә

Туңа, өши, салкын буранда.

 

Тәгәрәсен йомгак, тәгәрәсен,

Бәхет нурларына күмелеп.

Ярты гомер инде үтеп киткән

Гүя яшәлмәгән дә кебек.

 

Еллар, көннәр, һәрбер сәгатьнең дә

Кадерләрен кирәк белергә.

Язган язмышларга риза булып

Йомгагымны язсын сүтәргә.

 

Резеда Хәсәнова.

Чәбки-Саба авылы.

 фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев