Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Эсседән ничек сакланырга?

Бу атнада Сабада кызулык +30 дан да артып китәчәк

   Эсседә сәгать көндезге 11 дән кичке 5 кә кадәр урамга чыкмаска тырышыгыз. Кояш нык кыздырганда күләгәле урыннар эзләргә, эшләпә киеп йөрергә кирәк. Организмда су җитәрлек булырга тиеш, моның өчен көненә 1,5-3 литр су эчәргә кирәк. Лимонлы су, яшел чәй, морс, газсыз минераль су файдалы.

Кызу көннәрдә майлы һәм аксымлы ризыклардан баш тартып, күбрәк яшелчә, җиләк-җимешләр ашарга куша диетологлар. 27-30 градуслы челләдә озак кояш астында торсаң, кызу да сугарга мөмкин. Эссе кабуның беренче билгеләре: бит кызара, баш авырта, күңел болгана, тән температурасы күтәрелә. Хәле начарланган кешене салкынча, күләгәле урынга алып чыгарга, башын югарырак күтәртеп яткырырга, кысып торган киемнәрен чишеп җибәрергә кушалар. Авыр хәлдәге кешегә күп итеп су эчертергә кирәк.

Эссе көннәрдә инфаркт миокард авырулы кешеләр саны дә арта. Эссе көннәрдә йөрәк авыртулы кешеләргә аеруча да игътибарлы булырга киңәш ителә. Күкрәк турысында чәнчү, пешерү тойса, йөрәк авырулы кеше нитроглицерин төймәсе кабарга тиеш. 3 минут көткәннән соң, авырту узмаса, тагын бер төймә эчәргә, тагын 3 минуттан да хәл яхшырмаса, ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга кирәк. Дөрес, беркайчан да нитроглицерин кулланмаган, әле беренче генә тапкыр йөрәгеннән зарланган кешеләргә бу даруны эчәргә кирәкми. Ул кинәт кан басымын төшерергә мөмкин. Бу даруны 500 миллиграмм аспиринга алыштырсагыз була. Миокард инфаркты авыруы бер сәгать эчендә тарала. Шуңа да кешенең кан тамырларындагы кан әйләнеше системасын тиз арада җайга салырга кирәк. Йөрәк эшчәнлеге өчен иң файдалысы ял, ди табиблар. Шуңда да эсседә физик эшләрдән, спорт белән шөгыльләнүдән тыелып торырга кирәк.

Йөрәк авырулы кешенең пульсы минутына 60 тапкырдан да артыграк типмәсә яхшы. Сәламәт кеше өчен бу күрсәткеч 90 булырга мөмкин. Кан басымы кабул ителгән нормалар буенча уртача - 120, авыру кешеләр өчен 140 норма булып санала.

https://shahrikazan.ru/ сайтындагы материалларга нигезләнеп эшләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев