Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Эсседән ничек сакланырга?

Соңгы көннәрдә аномаль кызулык саклана. Басу-кырларда, төзелешләрдә, ягъни ачык кояш астында эшләүчеләргә аеруча кыенга туры килә. Эссе сугудан, организмны артык җылытудан ничек сакларга?

Эсседә үзеңне тоту, кызу суккан очракта беренче ярдәм күрсәтү буенча район үзәк хастаханәсе  өлкән шәфкать туташы Альбина Хафизова райондашларга үз киңәшләрен бирә.

- Әйе, һава температурасының шулай югары саклануы сәламәт кеше өчен дә куркыныч тудыра. Кызу көннәр озак торса хроник авырулар да (әйтик, шикәр чире, гастрит, бронхит һ.б.) кискенләшергә мөмкин. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәге, гомумән, яше 55тән узган кешеләргә кагыла. Эсседә сәгать көндезге 11 дән кичке 5 кә кадәр урамга чыкмаска тырышыгыз. Кояш нык кыздырганда күләгәле урыннар эзләргә, баш киеменнән йөрергә кирәк.

Организмда су җитәрлек булырга тиеш, моның өчен көненә 1,5-3 литр су эчәргә кирәк. Лимонлы су, яшел чәй, морс, газсыз минераль су файдалы.

Кызу көннәрдә майлы һәм аксымлы ризыклардан тыелып, күбрәк яшелчә, җиләк-җимешләр ашарга кирәк. Алкоголь эчемлекләрдән, шул исәптән сыра, газлы эчемлекләрдән баш тартыгыз.

Эссе кабуның беренче билгеләре: бит кызара, баш авырта, күңел болгана, тән температурасы күтәрелә. Хәле начарланган кешене салкынча, күләгәле урынга алып чыгарга, башын янгарак борып яткырырга, кысып торган киемнәрен чишеп җибәрергә кирәк. Башына бүлмә температурасындагы суга чылатылган чүпрәк каплагыз (боз кулланырга ярамый!). Зыян күрүче аңында булса, ярты сәгать саен салкын су эчертеп торырга кирәк. Әгәр аңын җуйса кичекмәстән “Ашыгыч ярдәм” чакыртыгыз.

Кондиционерлы бүлмәләрдә салкын тиюдән сакланыгыз, температура +22+23 тән дә түбән булырга тиеш түгел. Көндез тәрәзәләр ябык, пәрдәләр төшерелгән булса яхшы.

Эссе көннәрдә йөрәк авыртулы кешеләргә аеруча да игътибарлы булырга киңәш ителә. Күкрәк турысында чәнчү барлыкка килсә, авырту аркага, кулга бирсә, йөрәк тибешенең ритмы бозылса –тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк! Авыруга беренче ярдәм буларак, нитроглицерин яки валидол  төймәсе каптырырга кирәк.

Йөрәк эшчәнлеге өчен иң файдалысы  ял, ди табиблар. Шуңа да эсседә физик эшләрдән, спорт белән шөгыльләнүдән тыелып торырга кирәк.

 Илмира Галимуллина

язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев