Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Яз көне үтәли җилдән сакланыгыз

Көннәр җылынгач, гадәттә ишек-тәрәзәләр ачыла.Бу үтәли җил (сквозняк) тидерү куркынычын арттыра

Яз-көз муенга җил бәрү еш күзәтелә. Авыртудан котылу өчен, түбәндәге компрессларның файдасы тими калмас. Керән тамырын угычның эре тешләре аша чыгарып, шуңа 2–3 аш кашыгы үсемлек мае кушарга кирәк. Марляга салынган шушы катнашманы авырткан урынга целлофан пакет яки шарф ярдәмендә бәйләп куеп, 20 минут ятып торасы.

Икенче ысул өчен исә бал кирәк булачак. 2 аш кашыгы балны кайнап торган су өстендә җылытып, шуны авырткан урынга сөртергә кирәк. Өстенә целлофан пакет куеп, бер сәгать шарф бәйләп торсагыз, муеныгыздагы авырту бетәр.

Чыганак: «Ватаным Тататрстан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев