Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Сабаның табибә-эпидемиологы балаларның иммунитетын ничек ныгытырга кирәклеге турында киңәшләрен бирде

Балаларны Яңа уку елына ничек әзерләргә? Район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Резеда Фәттахова кайбер киңәшләре белән уртаклаша

Балалар азрак авырсын өчен,  ата-аналарга балаларга гигиена кагыйдәләре турында искә төшерергә киңәш итәләр. Мәсәлән, урамда йөреп кайтканнан соң, бәдрәфтән соң һәм ашар алдыннан кулларны юарга кирәк. Ризыкны башкалар белән бүлешмәү һәм һәркемнең үзенекен ашау яхшырак.

Баланың файдалы ризыклар белән тукланырга тиеш: җиләк-җимеш, йогурт, чикләвек, бер шешә су яки татлы булмаган морс.

Үзең белән юеш тастымал яки яулык йөртү яхшырак. Даими рәвештә медицина тикшерүе узарга һәм балага йогышлы авырулардан вакцинация ясарга киңәш итәләр.

Өйдә  җыештыру, юеш чүпрәк белән тузаннарны сөртү, кондиционерларны гел чистартып тору зарур.

Балага психологик ярдәм күрсәтү дә зур әһәмияткә ия. Белгеч балаларны билгеләре өчен ачуланмаска һәм өйдә уңайлы шартлар тудырырга киңәш итә.

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев