Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

«Дөп-дөп» тибә йөрәгем...

Сәламәтлек- үзебезнең кулыбызда

 

  Сентябрьнең соңгы көннәрендә Бөтендөнья йөрәк көне билгеләп үтелә. Аның төп бурычы-йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, аларның килеп чыгу сәбәпләре һәм аларны булдырмау ысуллары турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру. Бөтендөнья йөрәк көненә Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл фельдшеры Миләүшә Бадыйкова белән берлектә балалар өчен «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән чара үткәрделәр. Чара барышында йөрәк-кан тамырлары авырулары, йөрәк эше турында кызыклы фактлар, йөрәк эшенә зарарлы йогынты ясаучы факторлар, зарарлы гадәтләр турында сөйләделәр. Фельдшер белән бергә балалар бер-берсенең йөрәк тибешен тыңладылар, шулай ук ЭКГ Электрокардиографының эшен дә белделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев