Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Ак Барс" рәсми аккаунтында татарча да яза башлады

"Ак Барс" аккаунтының татарча хәбәрләренең берсе - Эмиль Гарипов белән контракт озайтылу хакында.

"Ак Барс" хоккей командасы үзенең Instagram аккаунтындагы hcakbars рәсми сайтында татарча хәбәрләр дә яза башлады. Шундый яңалыкларның берсе "Ак Барс" командасының Эмиль Гарипов белән контракт озайтуы хакында булды.

"Эмиль безнең белән кала! 
Җомга кичендә яхшы яңалыклар - «Ак Барс» Гагарин Кубогы финал сериясенең иң яхшы капкачысы белән контрактны озайтты. Эмиль Гарипов туган клубында тагын ике елга кала! ", - диелгән хәбәрдә.

Әлегә яңалыкка  карата белдерелгән фикерләр арасында шулай ук татарча язылганнары һәм хәбәрнең татарча язылуын хуплаучылар да бар.  

Фото: скриншот

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев