Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» яңа сезон составын җанатарларга тәкъдим итте

Кичә "Татнефть Арена"да "Ак Барс" яңа сезонны каршы алып, җанатарларга бәйрәм ясады, яңа состав белән таныштырды.

Кичәне Гөлназ Сәфәрова, Кирилл Ершов hәм Максим Куралесов алып барды. Җанатарлар өчен конкурслар оештырылды, төрле бүләккләр уйнатылды. Хоккейчылар чыгар алдыннан, килгән кунаклар өчен җырчы Лэйна чыгыш ясады.

Составта үзгәрешләр зур. Иң мөһим үзгәреш - яңа төп тренер Дмитрий Квартальнов. Шулай ук "Ак Барс" түбәндәге хоккей уйнаучылары белән контракт төзеделәр:

Капкачылар: Әмир Мифтахов, Адам Рейдеборн, Тимур Билялов 
Сакчылар: Даниил Журавлев, Микаэль Викстранд, Кристиан Хенкель, Дамир Мусин, Игорь Ожиганов, Камил Фазылҗанов 
hөҗүмчеләр: Дмитрий Воронков, Михаил Фисенко, Кирилл Петров, Патрис Кормье, Мэттью Фрэттин, Артем Галимов

Капитан итеп Данис Зарипов сайланды. "3 сентябрьдә сезнең белән яңа тарих язырга тырышырбыз", - диде ул.

Яңа уенчыларга, традиция буенча, яңа джерси тапшырылды.

Кичәнең ахырында "Каста" музыкаль төркеме чыгыш ясады. 

Фото: ak-bars.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев