Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Беренчелек Мусинда

Сабада  12  спортчы  катнашында  чираттагы  шахмат-шашка турниры  үткәрелде. 

 Шашкада  Нәзир Дәүләтгәрәев  –1нче, Илфат Ханнанов  –2нче, Азат Әхмәтов 3нче  урыннарны  алды. Шахматта Мулланур  Мусин җиңү  яулады.  Шушы  көннәрдә 70 яше тулган Илгизәр Хәйретдинов 2нче  урынга  чыкты. Өченче призер – Илһам Нургалиев.  Ике төрдә очколарны  кушып исәпләгәннән  соң, беренчелек Мулланур Мусинга (10,5) бирелде. Илгизәр Хәйретдинов 10 очко  җыеп, 2нче, Азат Әхмәтов, Илфат Ханнанов 8,5әр очко белән 3нче-4нче  урыннарны бүлештеләр. Алты  урынга кадәр  каралган бүләкләнүчеләр исемлегенә Хәмит Вәгыйзов (7,5), Хәмит  Мөгътәсимов та (7 очко)  керде. Яшьләр эшләре һәм  спорт  бүлегенең   Грамоталарын һәм призларны тренер Рәшит Кәримов тапшырды.

* * *

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев