Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Дөнья чемпионатына җанатарлар өчен бушлай автобус маршрутлары оештырылачак

"Футбол навигаторы” җанатарларга аэропорттан яки вокзалдан стадионга һәм фан-зонага кадәр маршрут төзергә ярдәм итәчәк.

Казанда һәм башка оештыручы шәһәрләрдә Дөнья чемпионатына транспорт гиды эшли башлаячак. Җанатарлар аның ярдәмендә үз маршрутларын төзи алачак, дип белдерде “Транспорт дирекциясе-2018” генераль директоры Кирилл Поляков. Бу хакта “Российская газета” яза.

Чемпионатны оештыручы шәһәрләрдә җанатарлар өчен бушлай автобус маршрутлары оештырылачак. Автобуска утыру өчен, махсус электрон карта кирәк. Моның өчен матчка билет һәм җанатар паспорты булырга тиеш. Шәһәрләр арасында транспортны аэропорт, вокзал, стадион һәм фан-зоналар бәйлиячәк. Чемпионат алдыннан җанатарлар өчен транспорт гиды, “Футбол навигаторы” эшләячәк, алар кирәкле маршрут төзергә ярдәм итәчәк.

Стадионга үз автомобильләрендә барырга теләүчеләр өчен 5 мең урынга парковка оештырылачак. Паркингтан аренага кадәр бушлай шаттларда барып булачак.

Моннан тыш, футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында җанатарлар өчен бушлай 728 поезд йөриячәк. Алар 12 июньнән 16 июльгә кадәр хезмәт күрсәтәчәк, дип билгеләп үтте Поляков.

Җанатарлар 11 оештыручы шәһәр арасында бушлай йөрү мөмкинлегенә ия булачак.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев