Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Фигуралы шуучы Алинә Заһитова алтын лезвияле тимераяклар алырга мөмкин

Фигуралы шуу өчен шундый товарларны Jackson Ultima Skates компаниясе җитештерә.

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия уеннары җиңүчесе Алинә Заһитова алтын лезвияле тимераяклар алырга мөмкин. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Фигуралы шуу өчен шундый товарларны Jackson Ultima Skates компаниясе җитештерә. Компания Instagram аккаунтында алтын лезвия фотосын куйган һәм хэштэгларда спортчы кызның фамилиясен күрсәткән. “Чемпионга туры килә”, — дип язылган фотография янында.

Россия фигуралы шуучы кызлары өчен бу алтын лезвияле беренче тимераяклар түгел. 2018 елның җәендә John Wilson Blades and Skates Британия компаниясе Евгения Медведевага 24 каратлы алсу алтыннан лезвияләр ясады.

Фото: архив kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев