Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Финал сериясенең өченче уенында “Зенит” беренче җиңүен яулады

“Зенит” – “Кузбасс” финал сериясе исәбе 1:2.

Бүген Казанның “Зенит” волейбол командасы, Суперлиганың финал этабының өченче уенында җиңде. Казан волейболчылары Кемеровода “Кузбасс" командасы белән көч сынашты.

  • Суперлига - волейбол буенча Россия чемпионаты. Финал этабы 3 җиңүгә кадәр бара. Әлегә Кемеровоның “Кузбасс” командасы исәбендә 2 җиңү, ә Казанның “Зенит”ында – 1.

Финал сериясенең беренче уенында “Кузбасс” өч сетта да өстен чыгып җиңү яулаган иде. Икенче уенында да Кемерово волейболчылары көчлерәк булды, алар дүрт сетның өчесндә отты. Казанның “Зенит” командасы өченче уенда җиңү яулый алды.

Беренче сетта Казанның “Зенит”ы 5 очкога өстен чыкты: 0-1 (20:25).

Икенче сетта да “Зенит” волейболчылары отты: 0-2 (21:25).

Өченче сетта һәм гомуми исәп буенча "Зенит" җиңде: 0-3 (19:25).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Вадим Лихошерстов, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков.  

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев