Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Футбол буенча Австралия җыелма командасы Казанга килде

Австралиялеләр Дөнья чемпионаты вакытында Татарстан башкаласында яшәп, күнекмәләр уздырачак.

Австралия җыелма командасы футбол буенча Дөнья чемпионатында катнашу өчен Казанга килде. Аларны аэропортта каршы алганнар. Бу хакта “Казан” халыкара аэропорты матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр итте.

Австралия командасы утырган самолет Казан аэропортына Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 50 минутта төшкән.

Австралиялеләр Дөнья чемпионаты вакытында Татарстан башкаласында “Ак Барс” хоккей клубы базасында яшиячәк һәм “Хезмәт резервлары” стадионында күнекмәләр уздырачаклар.

  • Дөнья чемпионатында Австралия-Франция уены Казанда 16 июньдә була.

Дүшәмбе, 11 июньдә, Австралия командасы ачык күнекмәләр уздыра.

  • Футбол буенча Дөнья чемпионаты алдыннан, Австралия җыелмасы ФИФА рейтингында 34нче урында тора. Бу C төркемендә иң начар күрсәткеч. Франция җыелмасы бу исемлектә җиденче урында. Перу һәм Дания командалары 11 һәм 12нче урыннарда тора.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев