Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Гагарин Кубогы Арча районына кайта

Быел «Ак Барс» хоккей командасы яулаган Гагарин Кубогын гап-гади татар авылларында да күрергә мөмкинлек туа. Эмиль Гарипов Кубокны Арча районына алып кайтса, Данис Зарипов Алабуга төбәге халкын шатландырырга җыена.

Моннан берничә ел элек ул чакта әле Магнитогорск «Металлург»ы уенчысы Данис Зарипов команда яулаган Гагарин Кубогын Алабуга районы Дөм-Дөм авылына алып кайткан иде инде. Ул чакта хоккейчы үзе белән иптәшкә, ни кызык, «Ак Барс» капкачысы Эмиль Гариповны да иярткән иде. Данис әлеге гамәлен быел да кабатлыйм дигән иде, ничегрәк булыр — әлегә белмибез.

Ә менә Эмиль Гарипов быел инде үзе дә Гагарин Кубогына ия булды. Нәтиҗә буларак, капкачыбыз дәрәҗәле трофейны әтисе, татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы Рамил Гариповның туган авылына алып кайтырга җыена икән. Әйе-әйе, Кубокны Арча районы Урта Бирәзә авылында күреп, тотып, фотога төшеп булачак. Кайчан? 23 июнь көнне әлеге авылда Сабан туе узачак. Эмиль белән бергә, Сабан туена Данис Зарипов һәм Альберт Яруллин кайтыр дип көтелә.

Әйтүләренә караганда, бу авылда Сабантуйда абсолют батыр исемен яулаган көрәшчегә «Лада-Гранта» автомобиле бүләк ителәчәк. Автомобильне Рамил Гарипов куячак. Баш хөкемдар Айрат Гәрәев булыр дип көтелә.

Димәк, Бирәзә халкын хоккейлы-көрәшле зур бәйрәм көтә.

Фото: http://idel-tat.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев