Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанда фанатлар футбол легендасы Мессины күз яшьләре белән каршы алды

Аргентина җыелма командасы бөтен дөньядан җыелган берничә йөз җанатарның тавышы астында Казан отеленә урнашты.

Кичә көндез Аргентина футбол җыелма командасы Казанга килде һәм “Рамада” отеленә урнашты. Алар бүген  17.00 сәгатьтә “Казан-Арена” стадионында 2018 елгы Дөнья чемпионаты 1/8 финалының беренче матчында Франция командасы белән уйнаячак.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе Аргентина җыелма командасы һәм “Барселона” йолдызы Лионель Месси җанатарларының массакүләм җыелуы шаһиты булды. Җанатарлар, яраткан уенчылары килгәнче, берничә сәгать алдан кунакханә янына җыелды.

Граффити с портретом Месси у отеля Рамада

Гаяз Исхакый урамындагы кунакханә янына Аргентина җыелма командасы уенчылары утырган автобус килеп туктагач, җанатарлар шау-гөр килделәр. Әмма автобустан чыккан уенчыларны бары тик беренче рәттәге фанатлар гына күрә алды. Спортчылар кунакханәгә кереп киткәч тә фанатлар үз урыннарында кала бирде. Спортчыларның тренировкага китүен каравылларга булдылар.

Кайберләренең күзләре яшьләнгән иде. "Без Вовка белән Казанга Месси хакына килдек. Без Чемпионатта Аргентина уйнаган шәһәрләрнең барысында да: Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Санкт- Петербургта булдык", - диде күзләре яшьләнгән егетнең дусты. - Менә хәзер аңа Казанда җан атачакбыз".

Граффити с портретом Месси у отеля Рамада

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев