Казанда нәфис гимнастика буенча Россия беренчелеге узачак
Ярышларда Россиянең 11 федераль округыннан нәфис гимнастика буенча 150гә якын иң көчле спортчы катнашачак. Россия беренчелегендә беренче тапкыр Кырым федераль округыннан һәм Севастополь шәһәреннән спортчылар көч сыныша.
Татарстаннан республика җыелма командасыннан 3 гимнаст булачак – Янышева Полина, Әхмәдуллина Диләрә и Шәмсутдинова Мәдинә, Казанда махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе олимпия резервы «Приволжанка» тәрбияләнүчеләре.
Ярышлар 1 февральнең 15:00 сәгатендә башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев