Казанның барлык спорт клублары да коронавирус аркасында логотипларын үзгәртте
«Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» волейбол клублары, «Рубин» футбол командасы, «Ак Барс» хоккей клубы, УНИКС баскетбол командасы һәм «Стрела» регби клубын шулар рәтендә атап үтәргә мөмкин.
Казанның барлык спорт клублары да коронавирус аркасында логотипларын үзгәртте. «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» волейбол клублары, «Рубин» футбол командасы, «Ак Барс» хоккей клубы, УНИКС баскетбол командасы һәм «Стрела» регби клубын шулар рәтендә атап үтәргә мөмкин.
#НовыйАватар pic.twitter.com/HuqVMuKSYI
— Зенит-Казань⚡️ (@volleyzenit) March 26, 2020
«Акция илдә коронавирус аркасындагы вазгыять белән бәйле. Хәзер кешеләргә, әлеге инфекцияне йоктырмас өчен, өйләрендә генә утырырга кирәк. Казанның барлык клублары да Россия Президенты Владимир Путинның кичәге сүзләреннән соң (ул киләсе атнаны эшләми торган атна дип игълан итте) үзара берләште», — дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына «Рубин» футбол клубында.
#НовыйАватар pic.twitter.com/3E3GjDiGKh
— «Рубин» Казань (@fcrk) March 26, 2020
Кичә Россия Президенты киләсе атна башыннан бер атналык ял игълан итте. Әлеге чара илдә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтүгә юнәлдерелгән.
Фото: Скриншот
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев