Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Павлик төп составта. Муса запаста

Көрәш буенча дөнья чемпионаты Казанда кайчан узачак? Әлегә бу хакта төгәл мәгълүмат юк, әмма инде Россия җыелма командасының составы билгеле. Анда Татарстаннан алты көрәшче дә кергән.

Безгә мәгълүм булганча, көрәш буенча 5нче дөнья чемпионаты быел җәй көне Казанда үтәчәк. Әлегә төгәл датасы билгеле булмаса да, Россиянең көрәш федерациясе социаль төркемнәрендә январь ахырында биш айдан дигән хәбәр таралды. Димәк, якынча июнь аенда дип фаразларга мөмкин. Узган ел ахырында Пермьдә узган Россия чемпионатыннан соң да анда җиңгән көрәшчеләр дөнья чемпионатында катнашачак дигән хәбәр барлыкка килгән иде. Әгәр дә шулай булган очракта, Россия җыелмасы составында Татарстанның да алты көрәшчесе булырга тиеш дигән сүз бу: Илсур Гимадутдинов, Азат Нурмөхәммәтов, Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвәтуллин, Булат Мусин, Айвар Билалов.

Хәер, шул ук Россия чемпионаты узганнан соң Россиянең спорт министрлыгы сайтында 2018 елга Россия җыелма командасының составы да барлыкка килде. Анда төп составка югарыда телгә алынган көрәшчеләр белән берлектә Егор Егоян, Альберт Рәхмәтуллин һәм Сергей Павлик та кергән. Моннан тыш, резерв составы да бирелгән, ягъни запас көрәшчеләр: Алмаз Еникеев, Рамил Хәкимҗанов, Рәдиф Мукминов, Мөнир Галләмов, Илшат Зекрин, Айрат Сәмигуллин, Айгиз Зәйнетдинов, Айнур Сыртаев һәм Муса Галләмов. Команданың баш тренеры итеп Фәрит Шәйхетдинов расланган.

Фото: vk.com

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев