Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Путин Дөнья чемпионаты ачылышындагы матчны караячак

Футбол буенча Дөнья чемпионатының беренче матчы 14 июньдә Мәскәүдә "Лужники" стадионында була.

Россия Президенты Владимир Путин 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты ачылышында булачак матчны караячак. Бу турыда аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

"Президент, әлбәттә, дөнья чемпионаты ачылышында катнашачак. Беренче матч Россия һәм Согуд Гарәбстаны җыелма командалары арасында булачак", - дип әйткән Песков.

Путин кайсы матчларны карыйсы әлегә билгеле түгел. "Барысы да агымдагы вакыйгаларга бәйле", - дигән Песков.

Дөнья чемпионатының беренче матчы 14 июньдә Мәскәүдә "Лужники" стадионында була. Уен кичке алтыда башлана.

Футбол матчлары Мәскәүдә, Петербургта, Калининградта, Самарада, екатеринбургта, Волгоградта, Ростов-на-Донуда, Казанда, Түбән Новгородта, Сочида, Саранскида булачак.

Финал уены 15 июльдә узачак.

Россия командасы Уругвай, Мисыр, Согуд Гарәбстаны командалары белән уйный. Плей-оффка чыккан очракта, финалның 1/8нче уенында Португалия, Испания, Марокко һәм Иран командаларының берсе белән очрашачак.

#ЖеребьевкаЧМ: результаты
Какая группа, по-вашему, самая сложная? pic.twitter.com/Wo0hItOEMH

— Чемпионат мира FIFA 2018

#ЖеребьевкаЧМ: результаты
Какая группа, по-вашему, самая сложная? pic.twitter.com/Wo0hItOEMH

— Чемпионат мира FIFA 2018

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев