Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Россия хатын-кызлар җыелмасы Пляж гандболы буенча дөнья чемпионатының төп раундында җиңде

Киеренке көрәштә Виталий Волынченко командасы Дания гандболчыларын 2:0 исәбенә отты.

Пляж гандболы буенча Россия җыелма командасы 24-29 июль көннәрендә Казанда узучы Дөнья чемпионатының төп раундында беренче җиңүен яулады.

Россиянең гандболчы кызлары, ир-егетләр җыелмасы кебек үк, төп раундны Дания командасына каршы матч белән башлады. Беренче периодта россиялеләр җиңелеп барса да, алга таба көндәшләрен куып җитә алды. Нәтиҗәдә, матчның беренче өлеше Россия гандболчылары файдасына тәмамланды.

Икенче периодта исә уенның язмышын нибары бер очко хәл итте һәм очрашу россиялеләрнең җиңүе белән тәмамланды. Киләсе матчны Виталий Волынченко командасы Европаның гамәлдәге чемпионы – Норвегия гандболчыларына каршы үткәрә. Уен бүген кичкә билгеләнгән.

Пляж гандболы, дөнья чемпионаты. Төп раунд. Хатын-кызлар, II төркем.

Россия - Дания - 2:0 (20:18, 11:10) 

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев