Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов SVIYAGA SWIM-2018 йөзү ярышында катнаша

Зөя акваториясендә ачык суда йөзү бәйгесе 7 июльдә була.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов SVIYAGA SWIM-2018 ачык судагы йөзү ярышында катнаша. Бу хакта TIMERMAN спорт ярышлары сериясе матбугат- атташесе Ольга Камардина хәбәр итә.

Зөя акваториясендә ачык суда йөзү ярышы 7 июльдә була. Беренче стартта катнашучылар стартка 10 сәгать 30 минутта чыга. Рөстәм Миңнехановтан тыш ярышта шулай ук Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров һәм Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин катнашырга уйлый.

Катнашучылар ике дистанциядә: 3,5 һәм 1,5 километрда ярыша. Республика лидеры икенче стартны сайлаган. Маршрут Зөя утрау-шәһәрчеге әйләнәсендә булачак.

SVIYAGA SWIM-2018дә катнашу өчен барлыгы 18 — 75 яшьлек аралыгындагы 150 спортчы теркәлгән. Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстаннан гына түгел, Санкт-Петербург, Самара өлкәсе, Башкортстан, Чувашия һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә спортчылар йөзәчәк.

Катнашучылар йөзүнең төрле стилен куллана, йөзгәндә ял итә алачак. Җиңүчеләрне абсолют зачеттагы кебек, яшь категориясендә дә билгеләячәкләр. Моннан тыш, финишка килгән һәркем үзенчәлекле дизайн белән истәлек медале алачак.

  • SVIYAGA SWIM-2018 ярышы— TIMERMAN Татарстан брендының ачык судагы беренче ярышы. Бренд республика территориясендә ярышларны спортның биш төрендә – йөзү, триатлон, йөгерү, чаңгы узышы һәм велоспорт буенча ел дәвамында үткәрә.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев