Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Теләчедә Салават Фәтхетдинов призына көрәш буенча ярышлар узды

Шәхси беренчелектә җиңү яулаган яшь көрәшчеләрне һәм командаларны район кунаклары тәбрикләде.

Бүген, ягъни 13 апрельдә Теләченең "Батыр" спорткомплексында Салават Фәтхетдинов призына 2003 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча ачык республика турниры узды.

Анда 29 командадан 315 яшь көрәшче көч сынашты. Командалар беренчелегендә Теләче,Кукмара, Авиатөзелеш һәм Балтач районнары уңышка иреште.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Нурия Һәшимова, Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин катнашты.

Ярышларны тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ачып җибәрде. Шәхси беренчелектә җиңү яулаган яшь көрәшчеләрне һәм командаларны район кунаклары тәбрикләде. 

Танылган җырчы Салават призына ярышлар районда дүртенче тапкыр үткәрелде.

Фото: http://tulachi.ru

http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев