Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Владимир Алекно: Татарлар дөнья белән идарә итә

“Зенит-Казан” волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекно Санкт-Петербургта узган, исәп буенча өченче финал уенына йомгак ясады.

“Зенит-Казан” волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекно Санкт-Петербургта узган, исәп буенча өченче финал уенына йомгак ясады. Биредә Питер “Зенит”ын 3:0 исәбе белән җиңеп, команда унынчы тапкыр Россия чемпионы булды. Алекно үз командасының уңышын “Ак Барс”ның Гагарин Кубогында җиңүе белән бәйләде.

„Газпром” безнең шәһәргә волейболны кайтарды. Ә без, “Ак Барс” хоккей командасы Гагарин Кубогында җиңеп берничә көн үтүгә,  без чемпион булдык. Мин Казанда ахыргы уенда булдым һәм горурлык белән әйтә алам - татарлар дөнья белән идарә итә. Шаяру” , — дип билгеләп үтте Алекно.

Вильфредо Леонның китүе турында әйткәндә, “Зенит” (К) остазы үз командасында тагын кадрлар үзгәреше булачагын җиткерде. Бүгенге уен бик үк яхшы булмады. Кызыксыз, тамашачыга кайвакыт күңелсез булды”, - дип таныды Алекно.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев