Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

2008 нче елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге

2022 нче елның 23 апрелендә Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2008 нче елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге булып узды.

Ярышта  барлыгы 11  команда көч сынашты:  “Сабантуй-1,”  “Сабантуй -2”, “Гимназия”, “Сәләтле балалар интернат-мәктәбе”, Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе, Олы Кибәче, Лесхоз, Югары Симет, Килдебәк, Шыңар, Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәпләре. Уенчылар ярыш вакытында  җитезлек, тизлек һәм команда рухын күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - «Сабантуй- 1» командасы

2 урын -  “Сәләтле балалар интернат-мәктәбе”

3 урын - «Сабантуй -2» командасы

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар акчалата бүләкләр, грамоталар һәм кубок белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Чыганак: https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2081119.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев