«Ак Барс» даими чемпионатның соңгы уенында бер алка да кертмичә җиңелде
Плей-оффның беренче этабында «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» көч сынашачак.
Кичә Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Екатеринбургтан килгән «Автомобилист»ка каршы уйнады. «Ак Барс» 0:3 исәбе белән җиңелде.
Беренче период. Җиденче минутта, «Авангард» һөҗүмчесе Джефф Плэтт командасы азчылыкта уйнаса да «Ак Барс» капкасына алка кертә алды (0:1).
Икенче период. Беренче минутта, «Авангард» күпчелектә уйнаганда, Найджел Доус гол кертте (0:2).
Өченче период башында «Авангард» командасы капкачысын алмаштырды: Якуб Коварж урынына бозга Владимир Галкин чыкты. Унтугызынчы минутта, «Авангард» күпчелектә уйнаганда, Ефим Гуркин «Ак Барс» капкасына өченче алканы кертте (0:3).
Командалар составы:
«Ак Барс»:
Рейдеборн (Билалов);
Азеведо — А. Галимов — Петров, Рукавишников — Лямкин;
Дыняк — Воронков — Э. Галимов, Викстранд — Педан;
Санников — Галузин — Фисенко, Аверин — Юдин;
Тихонов — Кормье — Фрэттин (Кара), Журавлёв.
«Автомобилист»:
Коварж (Галкин);
Доус — Холланд — Мэйсек, Гуркин — Березин;
Мозер — Плэтт — Секстон, Батыршин — Мамкин;
Белоусов — Кучерявенко — Гәрәев, Трямкин — Севостьянов;
Обидин — Попов — Хрипунов (Овчинников), Вәлитов.
Әлеге уен «Ак Барс» өчен Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатында соңгысы булды. Киләсе уен плей-офф кысаларында булачак, анда командалар дүрт җиңүгә хәтле көч сынаша һәм җиңелүче команда төшеп кала. «Ак Барс»ның көндәше — Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы (даими чемпионат таблицасында беренче һәм соңгы-сигезенче урынны алган командалар үзара көрәшә).
«Ак Барс» һәм «Нефтехимик» арасындагы беренче дүрт матч 2нче, 4нче март Казанда «Татнефть-Арена»да һәм 6нчы, 8нче март көннәрендә Түбән Камада «Нефтехим-Арена»да узачак.
Фото: архив/Михаил Захаров
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев