Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” капитаны Свитов аек булмаган Косовның фотосы өчен гафу үтенде

Хоккейчы клубташының тәртибен хупламавын һәм “Ак Барс”та мондый хәл яңадан кабатланмаячагына вәгъдә итте.

Казан “Ак Барс”ның клуб белән контрактын озайткан хоккейчысы Александр Свитов, команда капитаны хокукында клубташы Ярославның исерек килеш автомобиль йөрткәне өчен җанатарлардан гафу үтенде. Бу хакта “Ак Барс” рәсми сайтында хәбәр ителә.

  • 31 майда, иртән, юл-патруль хезмәте экипажы руль артында аек булмаган Косов утырган такси машинасын туктаткан. Мөгаен, хоккейчы алдагы көнне узган бәйрәмнән кайткандыр. Соңрак урынга Свитов килеп җиткән һәм юл-патруль хезмәте машинасында утырган Косов белән фотога төшкән.

“31 май төнендәге Ярослав Косов белән фотога төшүемне хупламаганнардыр, мин аңлыйм. Җанатарлардан команда капитаны исеменнән әлеге хәл өчен гафу үтенәм. Исерек килеш руль артында булу машина йөртүчегә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә куркыныч тудыра. Ике бала атасы буларак андый хәлгә кискен каршы мин. Ул көнне чемпионлыгыбызны билгеләп үтсәк тә, Ярослав руль артына утырырга тиеш түгел иде. Ә миңа патруль автомобиле янында фотога төшмәскә иде. Безнең команда да мондый хәлләр кабатланмас дип вәгъдә бирәм”, - дип җиткерде Свитов.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев