Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккейчылары буллитлар сериясендә “Металлург”ка җиңелде

“Металлург” – “Ак Барс” уенының өч периоды 0:0 исәбе белән төгәлләнде.

Кичә Казанның “Ак Барс” хоккей командасы Магнитогорск шәһәрендә “Металлург”ка каршы уйнады. “Ак Барс”ка бу сезонда беренче тапкыр буллит бәрергә туры килде, ләкин буллитларда “Металлург” өстен чыкты һәм әлеге уенда җиңде. Матч исәбе – 1:0.

Беренче период. Уенның ундүртенче минутында “Металлург” капкачысы Василий Кошечкин җәрәхәтләнде, аңа алмашка Станислав Галимов чыкты. Галимов – 2008 һәм 2009 елларны “Ак Барс” составында Гагарин кубогын җиңгән капкачы. Хәзер ул “Металлург”та уйный. Әлеге периодта ике команда капкасы да “коры” калды, алка кертүчеләр булмады.

Икенче период башында “Металлург” капкасын сакларга кабат Василий Кошечкин чыкты. Бу период та голларсыз үтте.

Өченче период уртасында “Ак Барс” һөҗүмчесе Владимир Ткачёв, көндәш команда уенчысы Егор Коробкин белән бәрелешүдән соң, бозга уңышсыз егылды. Владимир Ткачёв үзе тора алмады, аны носилкада алып киттеләр.

Өч период исәбе – 0:0, өстәмә биш минут вакыт (овертайм) бирелде, анда да голлар булмады, уенчыларга буллит бәрергә туры килде. Буллит бәрү сериясендә “Металлург” өстен чыкты.

Командалар составы:

“Металлург”:
Кошечкин (Галимов);
Мозякин – Нестрашил – Паршин, Антипин – Береглазов;
Потехин – Расмуссен – Козун, Минулин – Яковлев;
Дорофеев – Локтионов – Кулёмин, Дронов – Матушкин;
Коробкин – Любимов – Тимкин (Рожков), Зайцев.

“Ак Барс”:
Биләлов (Рейдеборн);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Юдин – Лямкин;
Ли – Основин – Фисенко, Педан – Хенкель;
Э. Галимов – Ткачёв – Фрэттин (Глухов), Журавлёв.

  • “Ак Барс”ның киләсе уены Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үтәчәк. “Ак Барс” Казахстанның “Барыс” командасын кабул итә. Матч 26 октябрь көнне 17:30 сәгатьтә башлана.  

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев