Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Ак Барс" Кытайда җиңә алмады

Казанның хоккей командасы 3:0 исәбе белән җиңелде.

"Ак Барс" хоккей командасы бүген Кытайда "Куньлунь Ред Стар"га 3:0 исәбе белән җиңелде.

Беренче период. Беренче егерме минутлык алкасыз үтте.

Икенче период. Өченче минутта "Куньлунь Ред Стар" командасы уенчысы Брэйден Джо исәпне ачып җибәрде (1:0). Сигезенче минутта "Ак Барс" уенчысы Пол Постма алка кертте, ләкин ул видео кабатлаудан соң саналмады. Унөченче минутта "Куньлунь Ред Стар" уенчысы Томаш Мертл, күпчелектә уйнап, алка кертте (2:0). Ике минуттан соң хуҗалардан Майкл Латта тагын бер гол кертте (3:0).

Өченче периодта кертелгән алкалар булмады.

Командалар составы:
"Ак Барс":
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Ландер – Азеведо, Юдин – Постма;
Лукоянов – Малыхин – Потапов, Яруллин – Марков;
Ткачев – Попов – Галиев, Батыршин – Абросимов;
Клинкхаммер – Бурмистров – Глухов (Кара).

“Куньлунь Ред Стар”:
Лазушин (Браст);
Бек – Сундстрём – Фонтэйн, Граньяни – Лаюнен;
Мертл – Кейн – Палола, Витасек – Кундратек;
Ип – Сен-Пьер – Лунд, Бартли – Редлихс;
Сквайрз – Джо – Латта.

Киләсе уенны “Ак Барс” Хабаровск шәһәрендә “Амур” командасына каршы үткәрәчәк. Уен 26 октябрь 12:30 сәгатьтә башлана.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев