«Ак Барс» Кытайда җиңелде
Казан хоккейчылары, Пекин командасына 2 алкага калышып, оттырды.
Бүген «Ак Барс» командасы Кытайның Пекин шәһәрендә «Куньлунь Ред Стар» хоккейчыларына каршы уенда җиңелде. Уен 3:1 исәбе белән төгәлләнде.
«Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глухов Континенталь хоккей лигасында 500нче һәм «Ак Барс»та 300нче уенын үткәрде.
Беренче период. Җиденче минутта юбиляр Михаил Глухов исәпне ачып җибәрде (0:1).
Икенче период. Уналтынчы минутта Кытай командасы уенчысы Адам Крэкнелл исәпне тигезләп куйды (1:1). Бер минут та үтмәде, Тревор Мёрфи «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (2:1).
Өченче период. Уенның соңгы секундларында «Куньлунь Ред Стар» уенчысы Жильбер Брюле буш капкага гол кертте (3:1).
Командалар составы:
«Куньлунь Ред Стар»:
Смит (Грубец)
Ип − Крэкнелл — Брюле, Мёрфи − Спроул;
Вон − Локхарт — Фу, Челиос − Бартли;
Шинкарук − Уэрек — Мэги, Осипов − Шустр;
Дефацио − Кейн − Смит-Пелли.
«Ак Барс»:
Билалов (Рейдеборн);
Кара — Азеведо — Петров, Виртанен — Викстранд;
Дыняк — А. Галимов — Зарипов, Юдин — Рукавишников
Э. Галимов — Глухов — Фрэттин, Яруллин — Журавлёв;
Санников — Воронков — Ли (Кара), Аверин — Хенк
21 гыйнвар көнне 19:30 сәгатьтә «Ак Барс» Мәскәүдә «Динамо» командасы белән очрашачак.
Фото: архив/Михаил Захаров
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев