"Ак Барс" Владивостокта җиңү яулады
3 ноябрьдә Түбән Камада "Ак Барс" хоккейчылары "Нефтехимик" командасы белән очраша.
КХЛ чемпионатының чираттагы этабында Владивостокта узган матчта "Ак Барс" хоккейчылары "Адмирал" командасын җиңде. Уен 5:1 хисабы белән тәмамланды.
"Адмирал" (Владивосток) – "Ак Барс" (Казань) – 1:5 (1:0, 0:2, 0:3). Шайбаны Кубат (65) – Секач (21, 60), Батыршин (39), Клинкхаммер (48), Луоянов (57) кертте.
Шулай итеп Казан хоккейчылары Новосибирск — Шанхай — Хабаровск — Владивосток маршруты буенча уеннарын өч җиңү белән тәмамлады. 24 матчтан соң, "Ак Барс" активында 34 очко бар.
3 ноябрьдә Түбән Камада "Ак Барс" хоккейчылары "Нефтехимик" командасы белән очраша.
Фото: Ильнар Тухбатов/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев