Арча мөхтәсибәте мини-футбол буенча республикакүләм турнир үткәрде
Зөлкагъдә аеның 17 көнендә (27 июньдә), Яшьләр көне уңаеннан, Арча мөхтәсибәте ир-атлар арасында мини-футбол буенча республикакүләм турнир үткәрде. Быел дүртенче тапкыр Арчаның “Көнчыгыш” мәчете кубогына үткәрелүче ярышның төп максатлары булып: дин кардәшләребезне физик культура һәм спортка җәлеп итү, мөселманнар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту тора. Ярышта: Арча, Казан, Мөслим, Түбән Кама,Базарлы Матак, Теләче, Кукмара, Саба, Болгар Академиясы, Әлмәт, Явлаштау авылы, командалары катнашты.
Барысы бергә 14 команда булды. 1 урынны- Нур Эль-Ислам( Казан), 2 урынны- Явлаштау авылы(Саба), 3 урынны- Әлмәт шәһәре, 4 урынны- Алабуга яулады! Җиңү яулаучыларны медаль, кубок, дипломнар белән бүләкләделәр! Әлеге традицион турнир ТОСС «Восточный» инициативасы белән үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев