Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Эмиль Галимов һәм Дмитрий Воронков, икешәр гол кертеп, «Ак Барс»ка җиңү китерде

«Ак Барс», ике алкага өстен чыгып, «Трактор» командасын җиңде.

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Чиләбедә «Трактор» командасын җиңде. Уен исәбе — 2:4.

Беренче период. Икенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Эмиль Галимов гол кертте (0:1).

Икенче период. Дүртенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Воронков алка кертте (0:2). Җиденче минутта Эмиль Галимов, икенче алкасын кертеп, дубль ясады (0:3).

Өченче период. Җиденче минутта Дмитрий Воронков та үзенең икенче алкасын кертте. Бу Воронковның Континенталь хоккей лигасында беренче дубль ясавы булды (0:4). Уникенче минутта «Трактор» һөҗүмчесе Кристиан Томас күпчелектә «Ак Барс» капкасына беренче алканы кертте (1:4). Унбишенче минутта Игорь Исаев «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (2:4).

Командалар составы:

«Трактор»

Галимов (Федотов);

Гика — Седлак − Основин, Бэйлен — Исаев;

Авцин — Попов — Косов, Карпухин — Терещенко;

Томас — Карлин — Бобылев, Меньшиков — Бородкин;

Комаров — Шаров — Тридчиков (Лукин), Кирпичников.

«Ак Барс»:

Билалов (Рейдеборн);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

Галиев — А. Галимов — Зарипов, Юдин — Рукавишников;

Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Хенкель — Лямкин;

Фрэттин — Воронков — Кара (Марушев), Аверин.

Киләсе уенны «Ак Барс» Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә үткәрәчәк. «Витязь» — «Ак Барс» матчы 29 гыйнвар көнне 19:30 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев