Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Европа чемпионатының командалар ярышында Зилә Батыршина 3 нче урынны яулады

Европа чемпионатында Зилә Батыршина, Надежда Коновалова һәм Алинә Фазылҗанова хатын-кызлар арасында узган  командалар ярышында  өченче урынны яуладылар. Татарстан кызлары Чехия спортчыларын артта калдырып,  Россия җыелма командасына тагын бер бронза медаль алып килделәр.

“Сабантуй” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Зилә Батыршина өчен  бу инде әлеге ярышларда икенче бүләк, шәхси ярышта ул икенче урынны яулады  һәм Россия өчен олимпия лицензиясе алып килде.  Стендка ату буенча Европа чемпионаты 20 майдан 6 июньгә кадәр Хорватиядә дәвам итә.

Спортчыларны, тренерларны яуланган медальләр белән котлыйбыз!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев