Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Ф.Мөхәммәтшин “Зенит-Казан” җитәкчелеген унынчы тапкыр Россия чемпионы булуы белән котлады

Санкт-Петербургта хәлиткеч уенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе җанатарлар арасында иде.

атарстан Волейбол федерациясе президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Зенит-Казан” волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекноны һәм клуб президенты Рәфкать Кантюковны исәп буенча унынчы тапкыр Россия чемпионы булу белән котлады. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Алекнога котлау телеграммасында Татарстан башкаласы командасының ил волейболында әйдәп баруын тагын бер кат раславын билгеләп үттте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе фикеренчә, профессионализм, осталык һәм уенчыларның, тренерларның һәм барлык клуб хезмәткәрләренең тырышлыгы югары бәягә лаек. “Республика Татарстан волейболчылары уңышлары белән горурлана”, - диелгән котлауда.

Фәрит Мөхәммәтшин Рәфкать Кантюковка юллаган котлау телеграммасында Казан “Зенит”ының җиңүе җанатарлар өчен чын бүләк дип җиткерде.

Кичә Санкт-Петербургта Россия чемпионатының исәп буенча өченче финал уенында Казан “Зенит"ы Питер “Зенит"ын 3:0 исәбе белән җиңде. Җанатарлар арасында уен барышын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе дә күзәтте. 

Фото: zenit-kazan.com

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев