Галимовлар керткән голлар “Ак Барс”ка җиңү китерде
Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда “Ак Барс” – “СКА” уены 2:1 исәбенә тәмамланды.
Кичә Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда "Ак Барс" хоккей командасы Санкт-Петербургның "СКА" хоккейчыларын кабул итте. "Ак Барс" әлеге матчта 2:1 исәбе белән отты.
Уенда ике Галимов һәм ике Ткачёв катнашты. Ике Галимовы “Ак Барс”тан – Артём һәм Эмиль, ә Ткачевлар икесе дә Владимир, тик берсе “Ак Барс”ныкы, ә икенчесе “СКА”дан.
Бүгенге матчта 10 минутлык дисциплинар штрафлар да булды: “СКА”дан Александр Барабанов һәм “Ак Барс”тан Михаил Глуховта.
Беренче периодта капкага кертелгән алкалар булмады.
Икенче период. Алтынчы минутта "Ак Барс" һөҗүмчесе Артём Галимов исәпне ачып җибәрде (1:0). Тугызынчы минутта Эмиль Галимов "Ак Барс" өчен гол кертте (2:0).
Өченче период. Унсигезенче минутта “СКА” һөҗүмчесе Алексей Бывальцев, командасы күпчелектә уйнаганда, алка кертте (2:1).
Командалар составы:
“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Педан – Ожиганов;
Глухов – Фисенко – Лукоянов, Юдин – Хенкель;
Э. Галимов – Ткачёв – Фрэттин (Воронков), Фазылҗанов.
"СКА":
Мельничук (Налимов);
Ткачёв – Лехтеря – Плотников, Дыбленко - Зуб;
Кагарлицкий – Бывальцев – Карпов, Токранов - Рундблад;
Барабанов – Кемппайнен – Дергачёв, Рукавишников - Галенюк;
Кузьменко – Каблуков – Кетов (Марченко), Земчёнок.
“Ак Барс” киләсе уенын Минск шәһәрендә үткәрәчәк. “Динамо” – “Ак Барс” уены 6 октябрь көнне 17:10 сәгатьтә башлана.
Фото: Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев