Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Җиңү hәм җиңелү ачысы

Аллага шөкер! Якшәмбе көнне Пхенчханда Олимпия Уеннары тәмам­лангач, спортчылар гына түгел, түрәләр белән телевизор караучылар да җиңел сулап куйгандыр. Сәясиләшкән ярышларда Россия спортчылары 17 медаль яулады һәм моның көтелгәннән яхшырак нәтиҗә икәнлеген танымый мөмкин түгел. Әмма бик зур авырлык­лар белән ирешелгән әнә шул уңышка да кешечә сөенә белмәвебез хак.

Медальләр саны буенча Россия спортчылары 2010 елгы күрсәткечне яхшырта алды. Моннан сигез ел элек безнекеләр Ванкуверда 15 медаль алган иде, әмма ул вакытта алтыннар өчәү булган. Ул чакта Канадада Россия 11 нче баскычта булса, быел исә 13 нче булдылар. Аның каравы Татарстан вәкилләре моңарчы күрел­мәгән нәти­җәгә иреште: якташларыбыз Пхенчханда дүрт медаль яулады. Башта фигуралы шууда Казан кызы Евгения Тарасо­ваның команда ярышларындагы кө­меш медаленә сөен­дек. Аннары чаңгычы Анна Нечаевская эстафетада өчен­че булды. Яшел Үзән егете Андрей Ларьков чаңгы эстафетасында көмеш откач, аңа мактау сүзләре яудырдык. Әм­ма соңгысы булмаган икән. Олимпия уеннары тә­мамла­нырга бер көн кала Ларьков тагын бер медаль отты. Чаң­гычылар арасында иң аб­руйлы ярыш саналган 50 чакрымлы марафонда ул өченче булып килде.


Ларьковны бу уңышы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады. Республика башлыгы Россия Чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбе, “Динамо” физик культура һәм спорт җәмгыяте дәүләт оешмасы рәисе Әсгать Сә­фәров, Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якупов, 4 нче Ба­ла­лар-яшүсмерләр спорт мәк­тәбе­нең тренер-укы­ту­чы­сы Владимир Махалов һәм спортчы исеменә котлау телеграммасы юллады. “Андрей Ларьковның Олимпия бүләге – 50 км чаң­гы ярышында бронза медаль яулавы белән котлыйм. Бу – гаять катлаулы, “корольләр” дистанциясе, һәм лаеклы урын алу – иң югары техник осталык, көчне дөрес куллану, искиткеч ныклык, чыдамлык һәм җиңү теләге булу дигән сүз, – диелгән телеграммада. – Сезгә бәхет, нык­лы сәла­мәтлек, спортта уңыш­лар һәм Татарстанны, Россияне данлый торган яңа казанышларга ирешүегезне телим”.


Республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов исә Ларь­ковның бронзасын безне­келәрнең Пхенчхандагы иң зур уңышы дип атады. Шул рәвешле чаңгычылар ил спортының коткаручысына әверелде. Билгеле булганча, иң көчле саналган егетләрне Пхенчханга кертмәделәр. Башта бер исемлек сызылды, аннары икенчесе. “Исән калганнар” арасында 28 яшьлек Андрей Ларьков иң өлкәне иде. Елена Вяльбе яшьләр командасы белән 8 медаль яулады. Сүз уңаеннан, Вяльбе Татарстанда еш кунак була, Казан белән Татарстан чаңгы­чыларының мәркәзенә әве­релгән Зәй арасында ничә чак­рымлык юл булганын яхшы белә. Республикага өч чаңгы медаленең кайтуы – әнә шул хезмәттәшлекнең нәти­җәсе. Илшат Фәрдиев тә үз спортчылары артыннан юкка гына ярышларга барып йөрмәгән, димәк.

Заһитованы Татарстанда көтәләр

Татарстан Президенты Олимпия уеннарында җи­ңүе белән Алинә Заһитованы да котлады. Республика баш­лыгы спортчыга һәм аның остазы Этери Тутберидзега котлау телеграммасы юллады. “Ирекле программада Али­нәнең чыгышына сокландым һәм чың күңелемнән сезне матур җиңүегез белән котлыйм. Бу уңыш безнең фи­гурачының Олимпиадада Россиянең беренче ”алтын”ы булуы белән дә мөһим”, – дигән Миңнеханов.


Дөресен әйткәндә, ре­спубликаның татар кызы­ның җиңүләренә сөенүен өнәп бетермәүчеләр дә бар. Янәсе, Татарстанның Ижауда туган бала уңышына ни катнашы бар? Алинәнең әтисе Илназ­ның тумышы белән Актаныш районыннан булуы, аннары аның күп еллар дәвамында Татарстан хоккей командаларында чыгыш ясавы, шул вакытта кечкенә кызның тәүге тапкыр бозга аяк басуы, Ижау­да шугалак булмаганда күнегү ясар өчен көненә икешәр тапкыр Әгерҗегә йөрүләре, бер баруларында авариягә очраулары, үсә төшкәч, кулын сындыруы, Мәскәүдә исә ярышлар алдыннан мә­четкә барып, әбисе белән дога кылулары турында бел­мәгән кеше калмады инде. Бу гына да түгел икән әле: Илназ Заһитов журналистларга “Татнефть”нең Али­нәгә матди ярдәм күрсәтүе турында сөйләгән. Ә соңгы хәбәрләр­гә караганда, Заһи­тованы Татарстан спортчысы иту турында сүз чыккан. Бу исә – республика аңа алга таба да ярдәм итә алачак дигән сүз. Сүз уңаеннан, күршеләр дә тик ятмый. Башкорт галим­нәре Заһито­ваның нәселен яхшылап тикшермәкче икән.

Алинә ник гаепле?

Алинәгә исә ярдәм бүген бик тә кирәк. Ул алтын откач, спорт җәмәгатьчелегендә сәер хәлләр башланды. Кайбер басмаларга ышансаң, 15 яшьлек бу бала Олимпия уеннарында Россиянең беренче алтын медален отканына үке­нергә тиеш булып чыга. Баксаң, ул түгел, беренче урынны аның көндәше алырга тиеш булган икән! Моны кайбер журналистларның допинг куллануы, ә социаль челтәрләрдә утыручылар­ның бәйрәм иткән вакытта язышуы белән аңлатыр идең дә, федераль каналлар аша бу сәерлекне бөтен ил халкы күреп торды. Үз гомерендә иң зур җиңү яулаган чемпионны котлау урынына барысы да Медведеваны тынычландырырга тырыша. “Бар авырлык Женя җилкәсенә төште. Сәламәтләнеп сафка басарга кирәк иде, ә бу вакытта синнән артта булучы алга баруын дәвам итә. Берәү табибларга йөри, икенчесе күтәрелә бара, – дип кайгыга батты танылган тренер Тать­яна Тарасова. – Медведева яхшырак чыгыш ясады. Ул – йөрәге белән дә, күңеле белән дә дөньяда иң яхшысы. Аннан да яхшысы була алмый”. Тарасовага кушылучылар аз булмады.


Әнә бит Евгениянең уенчыклары да Алинәнекеннән ике мәртәбә күбрәк җыелган икән. Тагын нәрсәләрен чагыштырып карыйсыз инде? Көндәшенең имгәнеп, күп­ме­дер вакыт бозга чыга алмавына, үзенең аннан яшьрәк булуына, авыр алымнарны чис­тарак башкаруына да Алинә гаеплеме? Медведевага әле берничә ел элек үк Пхенчхан алтыны вәгъдә иттеләр. Аннан быелгы шау-шулы ярышта милли каһар­ман ясарга теләделәр, Халыкара Олимпия комитеты тү­рәләре алдына чыгардылар. Алинә исә балалыгы белән әнә шуларны аңлама­ган, кү­рәсең. Медведева рекорд куя, Заһитова исә аның күр­сәткечен тагын да яхшырта. Ә бездә алай ярамый. Барысы да алдан әйтелгәнчә булырга тиеш.


Ике кызның исә тагын бер айдан дөнья чемпионатында ил данын яклыйсылары бар. Ике мәртәбә Олимпия чемпионы булган Евгений Плющенко әй­түенчә, ул Заһитованың җи­ңәсенә шик­ләнмәгән һәм иптәшләре белән бәхәслә­шеп, хәтта мең доллар акча да откан. “Аның җиңүе гаҗәп түгел. Әмма Алинә өчен авыр вакытлар башлана. Беренчедән, алда күчеш чоры көтә. Икенчедән, кызга игътибар күп булачак. Өченчедән, моннан да күб­рәк тырышырга туры килә­чәк. Тагын да үҗәтрәк яшь­ләр үсеп килә”, – дигән ул.

 

Җиңүнең әҗере бар

Россия хоккейчы­лары­ның алтын медаль яулавы исә гадәти хәл буларак кабул ите­лә. Без дә сөенәбез бу алтынга – кирәк иде ул җиңү. 26 ел көттек чөнки. НХЛдан уенчылар кайтмау аркасында төп көндәшләр көчсез булган икән, бу инде – аларның үз мәшәкате. Әмма мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Сер түгел, Россия җыелма командасына ярдәм итү дигән булып, КХЛда соңгы берничә елда ике клубка махсус өстенлек бирелде. Аларның теләсә кайсы уенчыны үзләренә алу, хөкем­дарларның хәер­хаһ­лыгына өметләнү мөм­кин­леге булды. Әнә шундый хәл­ләрдән соң җыелма команда Олимпиадада барысын да тар-мар итәргә тиеш иде. Финалны күрде­гезме? Алтын яуланды, әмма сораулар бет­мәде. Киләсе ярышларда мондый шартлар ярдәм итмәскә дә мөмкин.


Шуңа күрә хоккейчылардан аларга җиңү уңаен­нан биреләсе бүләкләрне мох­таҗ­ларга тапшыруларын та­ләп итүләре гаҗәп тә түгел. Сүз уңаеннан, Олимпиада җиңү­челәренә уңыш­ның әҗере яхшы булачак. Россия Хөкүмәте алтын яулаганнарга – 4 миллион, көмеш отучыларга – 2,5 миллион, бронза ияләренә исә 1,7 миллион сум күлә­мендә премия вәгъдә итә. Татарстан да үз спортчыларына шундый үк бүләк әзерләде.

 

Бүген кичә Олимпиадада чыгыш ясаган спортчылар Мәскәүгә кайтып җитте. Алинәне каршу алучылар арасында Россия башкаласында яшәүче милләттәшләребез дә бар иде. Алар анда махсус җыелып барган. Андрей Ларьковны Казанда каршы алырга җыеналар. Пхенчханда медаль откан спортчыларны бу атнада Россия Президенты кабул итәр дип көтелә.

 

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев