Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан хоккейчылары “Металлург”ка җиңелде

“Ак Барс” хоккейчылары буллитлар сериясендә “Металлург”ка оттырды.

Бүген “Ак Барс” хоккей командасы “Татнефть-Арена” боз сараенда Магнитогорскиның “Металлург”ына буллитлар сериясендә җиңелде. Уен “Металлург” файдасына 3:4 исәбе белән төгәлләнде.

Бу уен космонавт Антон Шкаплеровның алканы бозга символик рәвештә атуы белән башланды. Шулай ук, ул бүгенге уенга, галәмгә үзе белән алган һәм 168 көннән соң кире Җиргә кайтарган “Ак Барс” әләмен алып килгән иде. 2017 елның 7 гыйнвар көнендә “Ак Барс” капитаны Александр Свитов “Ак Барс” – “Металлург” матчы алдыннан әлеге әләмне космонавтлар Антон Шкаплеров һәм Олег Артемьевка тапшырган иде.

Беренче период. Ундүртенче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Артём Михеев исәпне ачып җибәрде (1:0). Унөч секундтан соң Джастин Азеведо “Ак Барс” өчен тагын бер алка кертте (2:0).

Икенче период. Җиденче минутта Иван Верещагин “Металлург” өчен алка кертте (2:1). Унберенче минутта бу уенга бозга “Ак Барс” капитаны буларак чыккан Данис Зарипов гол кертте (3:1).

Өченче период. Дүртенче минутта “Металлург” уенчысы Ииро Пакаринен алка кертте (3:2). Өченче период тәмамланырга 35 секунд кала “Металлург” һөҗүмчесе Мэтт Эллисон исәпне тигезләштерде (3:3).

Өч периодтан соң исәп тигез булу сәбәпле, өстәмә вакыт – овертайм бирелде. Өстәмә вакытны “Ак Барс” хоккейчылары азчылыкта башларга мәҗбүр булды, ләкин алар капкаларын алка керттермичә саклап кала алды.

Уенчыларга буллитлар бәрергә туры килде. Буллит бәрүләрен кабул итәргә “Металлург”ның төп капкачысы буларак Заһидуллин чыкты. Любимов һәм Пакаринен бәргән алкаларны тотып кала алмаганнан соң, Гариповны да Подъяпольскийга алмаштырдылар. Ул Эллисон алкасын тотып кала алса да, Матушкин бәрүеннән соң алканы туктатып кала алмады.

“Ак Барс”лылардан буллитлар сериясендә Зарипов белән Основин гына алка кертә алдылар. Шулай итеп, “Металлург” хоккей командасы җиңүгә иреште.

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Азеведо – Зарипов, Манухов – Батыршин;
Глухов – Попов – Галиев, Абросимов – Лямкин;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Яруллин – Марков;
Ткачев – Основин – Клинкхаммер (Кара).

“Металлург”:
Кошечкин (Заһидуллин);
Пакаринен – Расмуссен – Чибисов, Верещагин – Антипин;
Мозякин – Шор – Булирж, Бирюков – Матушкин;
Любимов – Эллисон – Кулёмин, Береглазов – Рылов;
Дорофеев – Неколенко – Тимкин (Язьков), Зайцев.

Киләсе уенны "Ак Барс" хоккей командасы Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үткәрәчәк. 21 декабрь "Ак Барс" Чиләбе шәһәренең “Трактор” командасын кабул итәчәк. Матч 19:00 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев