Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан Кремле “Рубин”ның баш тренеры отставкага китү турындагы хәбәрне расламады

Лилия Галимова Казан футбол клубының тренеры Корбан Бердыев белән килешүне өзү турындагы хәбәрне кире какты.

Казан Кремле “Рубин” футбол клубының баш тренеры Корбан Бердыевның отставкага китүе турындагы хәбәрне расламады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте.

“Хәзерге вакытта Казан Кремле “Рубин” футбол клубының баш тренеры Корбан Бекиевич Бердывның отставкага китүен расламый”, - диде Галимова.

  • Корбан Бердыев җитәкчелегендә “Рубин” командасы 2008 һәм 2009 елларда ике тапкыр Россия чемпионы булды, ил чемпионатында ике мәртәбә медаль алды (2003 һәм 2010 еллар), Россия Кубогына ия булды һәм Европа Лигасының чирек финалына җитте.

 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев