Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан “Зениты” “Кузбасс”ны җиңеп, Россия чемпионаты финалына чыкты

Татарстан волейболчылары ил чемпионаты “алтыны” өчен “Зенит”(Санкт-Петербург) – “Динамо” (Мәсәкәү) матчы җиңүчесе белән көрәшәчәк.

“Зенит-Казан “ волейбол клубы ярымфиналда ике матчта Кемерово “Кузбасс”ны җиңеп, Россия чемпионаты финалына чыкты.

Икенче уен Кемеровода узды һәм ул “зенитлылар” өчен катлаулы булды: шулай да көндәшләр чигенеп, нәтиҗәдә 2:3 исәбе булды.

Казанлылар Кемеровога килгәч, “Зимняя вишня “ сәүдә-күңел ачу үзәгендә булып, биредәге янгында һәлак булучыларны искә алдылар.

Татарстан волейболчылары ил чемпионаты “алтыны” өчен “Зенит” (Санкт-Петербург) – “Динамо” (Мәсәкәү) матчы җиңүчесе белән көрәшәчәк.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев