Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанда фигуралы шуу буенча Россия чемпионаты башланды

Чарада Пхенчхандагы Олимпия уеннары көмеш призеры Евгения Тарасова, Фигуралы шуу федерациясе генераль директоры Александр Коган катнашты.

Кичә Казан Спорт сараенда кызлар һәм яшүсмерләр арасында фигуралы шуу буенча Россия чемпионаты ачылышы булды.

Тантаналы чарада Пхенчхандагы Олимпия уеннары көмеш призеры Евгения Тарасова, Россиядә Тимераякта фигуралы шуу федерациясе генераль директоры Александр Коган катнашты.

Чара ачылышына кадәр 2018 елгы Пхенчхандагы Олимпия уеннары көмеш призеры һәм парлы шууда 2018 елгы дөнья чемпионаты көмеш призеры Евгения Тарасова тәэсирләре белән бүлеште.

Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә туып үскән кыз шушы Спорт сараенда ялгыз шууда үз юлын башлаган.

“Казандагы әлеге ил чемпионаты шактый кызыклы, – дип билгеләп үтте Тарасова. – Балалар дөнья дәрәҗәсендәге фигуралы шуу элементлары осталыгын күрсәтәләр! Шуңа да бу чемпионатны карарга була. Мин үзем спорт биюләрен карарга өлгердем һәм үз яшьләре буенча берничә ярыйсы гына пар чыгышын күрдем”.


 

Фото: Расих Фасхутдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев