Казанда “Күн туп – 2018” футбол турнирының финал этабы ачылды
Төп уеннар алдыннан Казан башкарма хакимияте вәкилләре белән коррекция мәктәпләре һәм интернат укучылары катнашында юнифайт-матч үтте.
Казанның “Тасма” стадионында бүген яшь футболчыларның бөтенроссия турнирының финал уеннары башланды. Шулай ук Казан башкарма хакимияте вәкилләре һәм коррекция мәктәпләре укучылары катнашында юнифайт-матч оештырылды.
Тантаналы ачылышта РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров, Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов катнашты.
#Готовы #Открыть сердца бөтенроссия инклюзив кампания кысаларында футбол буенча Дөнья чемпионатын ачканнан һәм тәкъдим иткәннән соң юнифайт-матч үткәрелде.
Казан башкарма хакимияте вәкилләре һәм коррекция мәктәпләре укучылары бер командада уйнадылар. Матч 3:2 исәбе белән тәмамланды.
- Проектның төп максаты – аерым ихтыяҗлы кешеләрне социаль изоляцияләү проблемасына күбрәк игътибар җәлеп итү һәм аларның чиксез потенциалын ачарга ярдәм итү.
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев