Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанда “Россия чаңгы юллары-2018” башланды

Татарстан башкаласында массакүләм чаңгы узышы Горький-Әмәт урманында, Гаврилов урамында һәм Юдино бистәсендә оештырылган.

Казанда “Россия чаңгы юллары” ярышлары башланды. Массакүләм чаңгы ярышлары быел 36нчы тапкыр үткәрелә. Татарстан бу узышларга 13 ел элек кушылган.

Быел Татарстан башкаласына “Россия чаңгы юллары” ярышларында катнашу өчен 20 меңгә якын заявка бирелгән. Спорт яратучылар өчен ярышлар өч мәйданда оештырылды: Горький-Әмәт урманында, Гаврилов урамында һәм Юдино бистәсендә.

Юдино бистәсе мәйданчыгында ярышлар ачылышында катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, шулай ук Казанның Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова сәламләде.

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев