Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанга Бразилия җыелма командасы килде

Татарстан башкаласында биш мәртәбә дөнья чемпионы булып танылган футболчылар Бельгия командасы белән очраша.

Казанга Бразилия җыелма командасы килде. Биш мәртәбә дөнья чемпионы булып танылган футболчылар Татарстан башкаласында Дөнья чемпионатының 6 июльдә узачак чирек финал матчында Бельгия командасы белән очраша.

Бразилия футболчылары Казанга Сочидан (алар турнир дәвамында шунда яшәде) килде. Мундиальдә алар ышанычлы рәвештә төркем этабына узды, ә финалның сигездән бер өлешендә Мексика җыелмасын отты. Хәзер нәкъ менә Бразилия спортчыларын чемпионатның төп фаворитлары дип атыйлар.

Казанда Дөнья чемпионатының чирек финал матчы Татарстан башкаласында мундиальнең соңгы уены булачак. Бразилия һәм Бельгия җыелма командалары финалга чыгу өчен көч сынашачак. Очрашу 6 июльдә Kazan-Arena стадионында Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтә башлана.  

Фото: пресс-служба международного аэропорта "Казань"

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев